песня мэхэббэт шушыдыр - на шару слушать онлайн в mp3, а так же скачать песню и текст песни, исполняет Татарские песни
Песня: мэхэббэт шушыдыр
Время: 04:28
Оценки: 0
Артист: Татарские песни
Текст песни просмотрен: 511
Дата: 2015-02-24
Мин сиңа карыйм да,
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңлыймын.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.
Кушымта:
Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.
Без яшьне тоймадык,
Яратып туймадык,
Хисләрне тыймадык без бергә,
Сөюдән исердек,
Барсын да кичердек,
Без бергә, без бергә, без бергә.
Кушымта:
Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.
Бер яндым,
Бер туңдым,
Мин сиңа омтылдым,
Тик сиңа тартылам буген дә.
Нәкь кояш кебек син,
Елмаеп көлеп син
Балкыйсың гомерем күгендә.
Кушымта:
Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.